2020 елның 7 июлендә, 14.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Чүпрәле муниципаль районындагы «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе бинасында опека һәм попечительлек секторы, суд приставлары хезмәте, районның социаль яклау бүлеге катнашында балигъ булмаган балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне узачак.
Ярдәм күрсәтү Чүпрәле районы, Иске Чүпрәле авылы, Үзәк урамы, 15 нче йорт адресы буенча оештырыла. Белешмәләр өчен телефон: 2-20-84.