Язгы чакырылыш кампаниясе ахырына якынлаша. Соңгы озату 8 июльдә көтелә. Ә бүген без Чуаш Бизнәсе авылыннан Олег Михайлов һәм Зур Аксу авылыннан Эдуард Петруковны Россия Кораллы Көчләре сафларына озаттык.
Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Руслан Вильданов егетләргә яхшы хезмәт итүләрен теләде һәм район Башлыгы Марат Гафаров исеменнән «конвертлар» тапшырды.