5 июльдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгырлар һәм көчле җил көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә. «Яшен вакытында көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-20, хәтта 23 метрга кадәр җитәргә мөмкин», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.