"Бердәм салым түләүләре" (ЕНП) - электрон акча янчыгы аналогы, ул физик затларга салымнарны онлайн режимында җиңел һәм тиз арада түләргә мөмкинлек бирә.
Кичә, 25 июльдә, Тәлига Әхмәдулла кызы Камалова үзенең туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Җомга көнне кич белән Чүпрәле районының "Чемпион" физкультура-сәламәтләндерү комплексында катнаш парлы категориядә 19 яшь һәм аннан өлкәнрәк уенчылар арасында бадминтон буенча турнир узды.
Бүген, Зөлхиҗҗә аеның 14нче көнендә (24нче июльдә), Чүпрәле районы мөселманнары тормышында күптән көтеп алынган сөенечле вакыйга: Кече Чынлы авылының үзәк мәчете реконструкциядән соң янәдән үз ишекләрен ачты.
24 июль көннне Республикада урыны белән кыска вакытлы яңгырлар һәм яшен булачак, дип фаразлана.
Районда социаль әһәмияткә ия объектларны төзү һәм төзекләндерү дәвам итә
Җәмәгать киңлекләрен үстерү программасы нигезендә агымдагы елда Иске Чүпрәле авылының халык теленә “Дачный поселогы” буларак кереп калган өлешендә “Дуслык” паркы төзеләчәге һәм Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында һәм “ТР Хезмәтләре” мобиль кушымтасында шушы проект өчен тавыш биреләчәге турында язган идек инде.
Басуларда эшнең кызган мәле. Көннең һәр минуты кадерле, үстерелгән икмәкне түкми-чәчми җыеп алу өчен авыл эшчәннәре көнне төнгә ялгап эшлиләр.
Ул Чүпрәле районының Түбән Подлесные Шигали авылында туган һәм үскән.
РФ Президенты Указы нигезендә, мәктәп укучыларына бер тапкыр бирелә торган түләү 6 яше 1 сентябрьдән дә соңга калмыйча (яңа уку елының беренче көне), ә 18 яше 3 июльдән дә соңга калмыйча (түләү турындагы Указ чыкканнан соң беренче көн) тулган балалары булган Россия гаиләләренә бирелә.