Кичә, 25 июльдә, Тәлига Әхмәдулла кызы Камалова үзенең туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Тәлига апа Иске Ишле авылында туып-үсә, балачагы сугыш вакытына туры килә. Әтисе Әхмәдулланы сугышка алалар. Гаиләдә 5 бала кала, алар арасында Тәлига иң олысы була. Шуңа да аның җилкәсенә зурлар белән колхозда эшләү, кышкыга печән әзерләү генә түгел, энеләрен карау, ашарга пешерү, бер сүз белән әйткәндә, барлык йорт эшләре да төшә.
Әхмәдулла абый сугыштан яраланып кайтса да, эшләп йори. Гаиләдә тагын ике бала туа. Әтиләре инженер-технолог булганлыктан, кайсы якта аның ярдәме кирәк, гаилә дә шунда яши. Шул сәбәпле алар Иске Шәйморза авылына да килеп, монда яши башлый. Биредә Талига апа булачак тормыш иптәше - Изил Камаловны очрата. Алар тормыш корып 59 ел бергә гомер кичерәләр. Биш бала тәрбияләп үстергәннәр, аларның өчесе туган авылында, әнисе белән янәшә яшиләр һәм эшлиләр. Гаилә башлыгы Изил абый "ТАССРның атказанган механизаторы", "Халыклар Дуслыгы" ордены кавалеры. Ул гомер буе колхозда тракторчы булып эшләгән.
Талига апа хәзерге вакытта кече улы Рөстәм гаиләсендә яши. Аның 15 оныгы һәм 8 оныкчыгы бар.
Талига Камалованы юбилее белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов һәм Иске Шәйморза авыл җирлеге башлыгы Илһамия Мухитова котладылар. Алар юбилярга озын гомер һәм сәламәтлек теләп, район башлыгы Марат Гафаровтан истәлекле бүләк, чәчәк бәйләме һәм Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын тапшырдылар.