Чүпрәледә бадминтон буенча чираттагы турнир узды

2021 елның 24 июле, шимбә

   Җомга көнне кич белән Чүпрәле районының "Чемпион" физкультура-сәламәтләндерү комплексында катнаш парлы категориядә 19 яшь һәм аннан өлкәнрәк уенчылар арасында бадминтон буенча турнир узды.
   Ярышка җирле спортчылар гына түгел, Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров һәм Чүпрәле районы бадминтон федерациясе президенты Сингх Раджеш Кумар да килгән иде.

  Уен кичке сигезенче яртыда башланып 3-4 сәгать дәвам итсә дә, уенчылар да, җанатарлар да өйләренә кайтырга ашыкмады. Уен кызганнан кыза гына барды.

  Турнир булгач, җиңүчеләр дә була, аларга барсына да истәлекле бүләкләр, мадальләр тапшырылды. Хаты-кызлар чәчәк бәйләмнәре белән дә бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International