Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә

2021 елның 23 июле, җомга

   24 июль көннне Республикада урыны белән кыска вакытлы яңгырлар һәм яшен булачак, дип фаразлана.

   Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин, дип белдерә синоптиклар. 

  Ниндидер бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
   ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International