Өлкәннәр көне уңаеннан озак еллар Иске Кәкерле урта мәктәбендә эшләп чыккан өлкәннәребезне очрашуга чакырдык. Алар өчен укучылар "Тормышыбыз бизәге сез" дип исемләнгән бәйрәм концерты күрсәттеләр. Өлкәннәр исеменнән, рәхмәт сүзе белән, озак еллар тарих укыткан һәм директор булып хезмәт иткән Рифкат Хөснетдинов чыгыш ясады, матур теләкләр теләде.
Киләсе атнада шәхси хуҗалыгында сыер асраучының һәркайсына Татарстан бюджетыннан икешәр мең сум акча бүлеп биреләчәк.
Әлеге чара республикадагы сөт бирүче малларга ярдәм итүне күздә тота.Олы кешеләрне хөрмәтләү йөзеннән Шланга урта мәктәбенең педагог-оештыручысы укучылар белән берлектә “Тормышыбыз бизәге сез” исемле зур бәйрәм кичәсе үткәрде.
Кичәгә төрле елларда төрле өлкәләрдә хезмәт куйган, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган хөрмәткә лаеклы кешеләре җыелган иде. Кичәдә матур җырлар, биюләр, сәхнә күренешләре, “Нәни чебиләр” биюләре башкарылды.
Бу көннәрдә бар җәмәгатьчелек өлкәннәр декадасын билгеләп үтә. Без дә әлеге уңайдан оештырылган кичә истәлекләре турында уртаклашырга булдык.
Кичә Кече Шәйморза-Димин авылында үтте. Авылга барасы юл зират аша үтә. Биредә якташыбыз, Татарстанның халык артисты Габдулла Рәхимкулов җирләнгән. Аның каберенә кереп, без догалар кылып, чәчәкләр куйдык.
Районда яңа цех ачылды. Цехның хуҗасы Чүпрәле районында туып-үскән, бүген исә Ульяновск шәһәрендә яшәүче Шамил Аглиуллов , сот. тел. 89510978191. “Булат” исеме белән теркәлгән әлеге оешма профнастил һәм тимердән эшләнмәләр җитештерәчәк.
Профнастил җитештерә торган җайланма 3 млн. 984 сум тора. “Булат” җәмгыяте аны грант ярдәмендә алган. Аңарчы алар элеккеге “Стройблок” бинасын сатып алганнар, ремонтлаганнар.
Район хуҗалыкларында һәм җәмгыятьләрендә терлекчелек тармагы төп табыш чыганагы булып тора. “Ак Барс-Чүпрәле” агрофирмасының Яңа Кәкерле һәм “Чүпрәле-Азык” җәмгыятенең Хорновар-Шигали филиалларында үткән семинар да терлекчелек тармагының рентабельлелеген арттыру мәсьәләсенә багышланган иде.
Семинар эшендә район башлыгы Александр Шадриков, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Мөхәммәтҗанов, җәмгыятьләр һәм агрофирма филиаллары директорлары, терлекчелек белгечләре катнашты.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 7 октябрьгә алынган мәгълүматларга караганда, район буенча шикәр чөгендере культурасы 1178 гектар мәйданда җир өстенә казытып чыгарылган һәм барлыгы 45942 тонна татлы тамыр кагатларга салынган. Һәр гектардан чыккан уңыш уртача 390 центнерны тәшкил итә.
Күңел булу өчен бик күп кирәкми шул, олыгайгач бигрәк тә. Иске Шәйморза авылында яшәүче Сакия апа Хәсәнова 90 яше белән котларга дип килгән кунакларны куанып каршы алды. Бу вакытта аның күзләреннән туган көнендә иң кадерлесе – үзен онытмаулары, искә алып килүләре сөенечен укырга мөмкин иде.
Район үзәк хастаханәсендә түләүсез медицина тикшерүе узарга мөмкин. Агымдагы елда әлеге түләүсез медицина тикшерүенә 1992 елгылардан алып һәм өч ел чигерелә барып, (1989, 1986, 1983, 1980, 1977,..) 1914 елга кадәр туучылар үтәчәк.
Әлеге исем астында үткән турнирны Россия пенсионерлар союзының райондагы бүлекчәсе белән спорт комитеты бергә оештырды.
Өлкәннәр ункөнлеге чорында барыбызның да төп игътибары аларга юнәлә. Башка чаралардан аермалы буларак, быелгы шашка-шахмат турниры “Буыннар бәйләнеше” дип аталды. Чөнки анда яше буенча пенсиягә чыккан өлкәннәргә дә,13 яшькә кадәрге балаларга да шашка-шахмат тактасы өстендә үзләренең осталыкларын күрсәтергә мөмкинлек бирелде. Уеннарда катнашучылар исемлегендә элек елларда район чемпионы булган һәм район данын Казан шәһәренә кадәр барып республика күләмендә яклаган осталар да бар иде. Шахматчы Шамилә Федорова, Юрий Васильев һәм шашкачы Эмиль Абязов белән Данир Шәрәфетдиновның исемнәре күпләргә таныш.