Өлкәннәр декадасы Иске Кәкерледә

2013 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

Өлкәннәр!.. Олы кешеләр!.. Күпме мәгънә табып була бу сүзләрдән. Элек-электән үк олы кешеләр тормышның, яшәешнең нигезен  тәшкил иткәннәр: намуслы балалар үстерү, аларның бәхете өчен көрәшү, туган илне дошманнардан азат итү, киләчәгебез якты һәм тыныч булсын өчен, табыннарыбыз мул, көннәребез уң булсын өчен башкарган барлык эшләр дә алар кулы аша үткән.

        Өлкәннәр көне уңаеннан озак еллар Иске Кәкерле урта мәктәбендә эшләп чыккан өлкәннәребезне очрашуга чакырдык. Алар өчен укучылар "Тормышыбыз бизәге сез" дип исемләнгән  бәйрәм концерты күрсәттеләр. Өлкәннәр исеменнән, рәхмәт сүзе белән, озак еллар  тарих укыткан һәм директор булып хезмәт иткән Рифкат Хөснетдинов чыгыш ясады, матур теләкләр теләде.

      Хөрмәтле өлкәннәребез! Сезне бәйрәмегез уңаеннан кайнар котлыйбыз. Сезгә сәламәтлек, шатлык-куанычлар, олыгайган көнегездә тыныч тормыш телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International