Районда яңа цех ачылды

2013 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

Цехның хуҗасы Чүпрәле районында туып-үскән, бүген исә Ульяновск шәһәрендә яшәүче   Шамил Аглиуллов , сот. тел. 89510978191.  “Булат” исеме белән теркәлгән әлеге оешма профнастил һәм тимердән эшләнмәләр җитештерәчәк.

Профнастил җитештерә торган җайланма 3 млн. 984 сум тора. “Булат” җәмгыяте аны грант ярдәмендә алган. Аңарчы алар элеккеге “Стройблок” бинасын сатып алганнар, ремонтлаганнар.

Бүген беренче профнастил станоктан төште. Билгеле, бу хуҗалар өчен дә, район өчен дә әһәмиятле вакыйга. Беренче продукциянең станоктан төшүен күзәтергә район башлыгы Александр Шадриков, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ильмир Измайлов килгән иде. Беренче партиягә заказны исә районда иң эреләрдән булган төзү оешмасы - “Стройсервис” биргән.

Район өчен бу вакыйганың никадәрле әһәмиятле икәнлегенә белгечләр аңлатмасы:

Ильмир Измайлов, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары:

-Районда быелгы елда грант алып, үз җитештерүчәнлекләрен башлап җибәргән һәм әйтергә кирәк кече ватаннарында эш булдырган бу кешеләрне мин “беренче карлыгачлар” дияр идем. Икенче яктан караганда, бу цехны ачу эш урыннары булдыру да. Тагын да бер әһәмияте, мин уйлыйм, әлеге эшләнмәләрнең бәясе базардагыдан түбән булачак.

 Азат Вахитов, “Стройсервис” җәмгыяте җитәкчесе:

-Мондый цехның ачылуына иң шатланган кешеләр, без, төзүчеләрдер, мөгаен. Чөнки безнең оешманың бу төр түбә ябу материалына зур ихтыяҗы бар. Базар шартларында һәрнәрсәне үлчәп, санап эшләргә туры килә. Кайдандыр, читтән, барып эзләп йоргәнче үз районыңда, кул сузымыннан гына килеп алу күпкә отышлырак, әлбәттә.


Резидә Җамалтдинова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International