Район хуҗалыкларында һәм җәмгыятьләрендә терлекчелек тармагы төп табыш чыганагы булып тора. “Ак Барс-Чүпрәле” агрофирмасының Яңа Кәкерле һәм “Чүпрәле-Азык” җәмгыятенең Хорновар-Шигали филиалларында үткән семинар да терлекчелек тармагының рентабельлелеген арттыру мәсьәләсенә багышланган иде.
Семинар эшендә район башлыгы Александр Шадриков, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Мөхәммәтҗанов, җәмгыятьләр һәм агрофирма филиаллары директорлары, терлекчелек белгечләре катнашты.
–Хәзер басуларда күпчелек эшләр тәмамланды дисәк тә ярый, төп игътибарны терлекчелек тармагына юнәлтергә кирәк. Әлеге тармакка карата карашыбызны тамырдан үзгәртеп, заманча фикерләп, санап эшләргә өйрәнмәсәк, бүгенге базар шартларында яшәп кала алмаячакбыз,-диде Александр Шадриков семинарны ачып.
Семинарчылар игътибарына башлап “Ак Барс-Чүпрәле” агрофирмасының Яңа Кәкерле филиалы товарлыклы-сөтчелек фермасындагы бозаулату, савым сыерларны, яшь бозауларны асрау бүлекләре тәкъдим ителде. Семинарның икенче өлеше “Чүпрәле-Азык” җәмгыятенең Хорновар-Шигали филиалында дәвам итте. Ике филиалда да савым сыерларны асрау бүлекләрендә сөт үткәргеч торбалар, ваккумлы регуляторлар урнаштырылган. Белгечләр әйтүенчә, сөтнең югары сыйфатлы булуы һәм сыерларда мастит авыруын кисәтүнең ышанычлы алымы әлеге приборларның төгәл эшләвенә бәйле.
Соңгы вакытларда югары сортлы сөт саткан өчен хуҗалыкларга министрлык тарафыннан субсидия бирелүен дә исәпкә алганда, һәр хуҗалыкта, һәр филиалда мондый приборларны һәм сөт үткәргеч торбаларны урнаштыру икътисадый яктан отышлы булачак.
Закирҗан Буркеев чыгыш ясап, хуҗалыкларда сыерларны үзвакытында каплату, токымлы нәсел үгезен булдыру кирәклегенә тукталды.
Семинарда, шулай ук, малларның рационнарын макро һәм микроэлементларга баету, буаз сыерларга пешерелгән солы ашату, азыкларның сыйфатына игътибарны көчәйтү кирәклеге ассызыкланды.
Семинарчылар игътибарына Хорновар-Шигали филиалында яшь бозау-ларның рационнарына нинди микро һәм макроэлементлар кертелүе күрсәтелде һәм биналарга урнаштырылган малларга җылы су эчертү системасы тәкъдим ителде.
Семинарның икенче өлеше исә Хорновар-Шигали авылы мәдәният йортында дәвам итте. Биредә сүз, нигездә, терлекчелек тармагын үстерү, хезмәткә мотивация тудырып, сыер савучыларның, терлекчеләрнең, ферма мөдирләренең, җитештерелгән продукциянең күләменнән чыгып, хезмәт хакларын үстерү кирәклеге турында сүз барды. “Цильна” җәмгыятендә, мәсәлән, алдынгы сыер савучы уртача 18753 сум күләмендә хезмәт хакы ала. Мондый материаль кызыксындыруның, әлбәттә, уңай нәтиҗәсе дә бар. Җәмгыять сөт җитештерү нәтиҗәләре буенча район күләмендә алдынгы урыннарда бара. Биредә хәтта сыер савучыларга үз карамагындагы сыерларның чисталыгы өчен өстәмә түләү дә каралган. Гади генә әйберләр кебек, әмма икътисадый яктан отышлы, үзен-үзе аклау-чы алым.
Аннан соң семинарда азыкларны сыйфатлы итеп әзерләргә, һава шартлары бозылганчы ферма тирә-яннарына, кардаларга салам тарттырып калу кирәклегенә дә басым ясалды. Хәзерге вакытта хуҗалыкларда силос салу эшләре дәвам итә. Аяз көннәрдән оптималь файдаланып, бу эшне кызулату кирәклеге дә ассызыкланды.
Соңыннан Александр Шадриков семинар эшенә йомгак ясады һәм хуҗалык җитәкчеләренә, белгечләргә мөрәҗәгать итеп, күрсәтелгән алдынгы тәҗрибәне үз хуҗалыкларында да сынап, куллану кирәклеген әйтте.
Римма Мәүлетова