Ни өчен районга яшьләр кайтмый? Моның сәбәбе, күпсанлы булмаса да, районда яшәп калган яшьләрнең пассивлыгында түгелме икән дигән һәм тагы да шундый бик күп сорауларга җавап табу максатыннан район башлыгы Александр Шадриков районның төрле тармак, службаларында хезмәт итүче яшьләр белән очрашты.
Агымдагы елның 11 октябрендә,12 сәгатьтән 13 сәгатькә кадәр, район хакимияте бинасында , Татарстан Республикасының Баш суд приставы Радик Ильясов гражданнарны кабул итә.
12 октябрь көнне балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе залында авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре бәйрәме уңаеннан ирекле көрәш буенча ярышлар үтә.
Агымдагы елның 1 сентябреннән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларга карата закон тагын да катгыйланды.
Әлбәттә инде, җәзаның иң катысы исерек килеш руль артына утыручыларга туры килә.Сенаторлар аерылышканда дәүләт пошлинасын арттыруны тәкъдим итәләр. Бүген ул 400 сум булса, аны 30 мең сум итмәкчеләр.
Сенаторлар фикеренчә, дәүләт пошлинасы күпме күбрәк, аерылышучылар да бу хакта уйлап, фикерләреннән кире кайтырлар, диләр.
9 октябрендә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр район Башкарма комитеты бинасында (Иске Чүпрәле авылы, Үзәк урам, 13 нче йорт) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин гражданнарны кабул итә. Кабул итүгә 2-21-75 номерлы телефон аша алдан язылырга кирәк.
5 октябрь, шимбә көнне, Чүпрәле районы “Агач утырт ” акциясен билгеләп үтүнең үзәгенә әверелде.
Бу көнне районнның яшел массивы миләш, карама һәм юкә агачларына баетылды.
Районның өлкән буын катламы арасында җәйлеген “Иң матур бакча” дип исемләнгән бәйге игълан ителгән иде. Инде бакчаларда көзге эшләрне тәмамлап, уңышларны барлыйсы. Өлкәннәр көнен билгеләп үтү чарасында әлеге бәйгенең җиңүчеләр исемлеге аталды.
-Конкурста катнашырга 50 кеше теләк белдерде. “Иң яхшы” дип табылган 20 бакча сайлап алынды. Шуларның бишесе җиңүче исеме лаек булды,-ди район ветераннар советы җитәкчесе Фиркать Җәлалов.
“Хөрмәтле укытучылар!"
Октябрь аенда без күркәм бәйрәмнәрнең берсе булган Укытучылар көнен билгеләп үтәбез. Сез, укытучылар, киләчәкне билгелисез – дөньяга караш формалаштырасыз, яшь буынны укытасыз һәм тәрбиялисез.
Өлкәннәр көне кысаларында район мәдәният йортында үткән концерт залга йөзләгән кешене җыйды.
Алар арасында дәһшәтле сугыш, аннан соңгы елларының ачысын-төчесен татыганнары да, районыбызның үсешенә лаеклы өлеш керткәннәре дә, үзләренең эшләре белән сөендергәннәре дә, тормыш тәҗрибәләре күпләребезгә үрнәк булырлыклары да бар. Әлеге бәйрәм көнендә аларның һәркайсына дан җырланды, республика һәм район җитәкчелегенең изге теләкләре юлланды.