Аерылырга теләсәң, 30 мең түлисе була

2013 елның 8 октябре, сишәмбе

 Сенаторлар аерылышканда дәүләт пошлинасын арттыруны тәкъдим итәләр. Бүген ул 400 сум булса, аны 30 мең сум итмәкчеләр.

Сенаторлар фикеренчә, дәүләт пошлинасы күпме күбрәк, аерылышучылар да бу хакта уйлап, фикерләреннән кире кайтырлар, диләр. Соңгысына килгәндә республикада әлеге сан ел саен артып тора. Әйтик, 2013 елның 8 аена 22 мең 344 гаилә теркәлгән булса, шул ук вакытта 10 мең 100 гаилә таркалырга да өлгергән. Районда  бүгенге көнгә 109 пар гаилә корган, 28е аерылышкан.

Кем белә, бәлки чыннан да бәяне күтәреп, аерылышучылар азаер?!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International