Чүпрәледә 5 автомобильче исерек хәлдә тоткарланган

2013 елның 8 октябре, сишәмбе

 Агымдагы елның 1 сентябреннән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларга карата закон тагын да катгыйланды.

Әлбәттә инде, җәзаның иң катысы исерек килеш руль артына утыручыларга туры килә. Хәзер андыйларны элеккечә 15 тәүлеккә утыртмыйлар, ә 30 мең сум штраф түләттерәчәкләр. Тагын шунысы да бар, суд карары буенча 1,5 елдан 2 елга кадәр “права” дан да колак кагу карала. “Яңа закон гамәлгә кергән көннән соң 5 автомобильчене исерек хәлдә тоткарладык. Ә берсенең “права”сы моңарчы ук, рульдә исерек булганы өчен, суд тарафыннан алынган иде”,-ди автоинспектор Айрат Хуҗиев. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International