Чүпрәледә "Агач утырт" акциясе узды

2013 елның 7 октябре, дүшәмбе

5 октябрь, шимбә көнне, Чүпрәле районы  “Агач  утырт ”  акциясен билгеләп үтүнең үзәгенә әверелде.

Бу көнне районнның яшел массивы миләш, карама һәм юкә агачларына баетылды.

Район үзәгендә акиянең төп өлеше үтте. Анда мәктәп укучылары, район оешма, учреждение хезмәткәрләре катнашты.

Үсентеләр  Абязов, Нәфиев, Газовая урамнары буйлап утыртылды. Шулай ук, “Акчарлак” йөзү бассейны, күпфункцияле үзәк, балалар бакчалары  территорияләрендә  дә 50ләп  туя агачлары урын алды. Хәзер аларның тернәкләнеп китеп, яз аенда күзләрне ямьләндерүен көтәсе калды.


Гөлия Фәизова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International