Балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы күчмә утырышы 30 сентябрь көнне Уби авылында оештырылган иде.
Республика хәрби комиссариатының районнардагы бүлекләрендә чакыру комиссияләре эшли башлады. 1986-1995 елларда туган 150 меңнән артык Россия егете Ватанны сакларга алыначак. Шуларның 4 меңе Татарстаннан булса, 40ка якыны Чүпрәле егетләре.
Сингапур белгечләре Чүпрәле укытучыларына дәрес алып баруның яңа алымнарын өйрәтәләр. Әлеге курсларны 200ләп укытучы үзләштерә.
Республикада мондый курслар беренчеләрдән булып Казан укытучылары өчен уздырылды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, алдагы өч елда Татарстанда барлык укытучылар да әлеге курсларны үтеп бетәргә тиеш.
Чүпрәле–авыл хуҗалыгы районы. Шуңа да район җәмгыятьләрендә һәм хуҗалыкларында терлекчелек тармагы ел дәвамында төп табыш чыганагы булып тора.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең актлар залында хуҗалыклар һәм агрофирма филиаллары җитәкчеләре, зоотехниклары һәм ветеринария белгечләре катнашында үткәрелгән киңәшмә-укуда да сүз, нигездә, терлекчелек тармагын үстерү мәсьәләләренә багышланган иде. Киңәшмә-уку эшендә район башлыгы Александр Шадриков, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Мөхәммәтҗанов һәм Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе профессоры Наил Сафиуллин катнаштыРоссия Кораллы көчләре сафларына көзге призыв башланды.
1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк чакырылышта 150 мең россияле, шул исәптән, 40 Чүпрәле егете Ватанны сакларга алыначакӨлкәннәр көне кысаларында үткәрелүче традицион мәдәни бәйрәм чарасы быел 4 октябрьдә үтәчәк.
Бу көнне район мәдәният йортында ...Халык гадәтән тыш хәлләр килеп чыккан вакытта үзеңне ничек тотарга, кая, кемгә мөрәҗәгать итәргә, үзенә, якыннарына яки зыян күргән башка кешегә ничек ярдәм күрсәтергә икәнен белергә тиеш.
Иске Кәкерле авылында ел саен шашка-шахмат турниры үткәрү гадәте яши.
Әлеге традициягә быел да тугры калып, шушы көннәрдә бу төр спортны сөючеләр авыл мәдәният йортына җыелдылар.
Вак яки кибәкле орлыклар чәчеп югары уңыш алып булмаячагын махсус белгечлеге булмаган кеше дә яхшы аңлый. Ә киләсе ел уңышы турында кайгырту агымдагы ел урып-җыю чорыннан ук башлана.