Көзге призыв башланды

2013 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

 Россия Кораллы көчләре сафларына көзге призыв башланды.

 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк чакырылышта 150 мең россияле, шул исәптән, 40 Чүпрәле егете Ватанны сакларга алыначак. –Уллары хәрби хезмәткә барачак әти-әниләр хәрби комиссариатка, үзләрен борчыган сорау буенча теләгән вакытта, мөрәҗәгать итә алалар. Аларга шулай ук медицина комиссияләре утырышларында да катнашу мөмкинлеге биреләчәк, -ди республика хәрби комиссариатының райондагы бүлеге начальнигы Вил Нуруллин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International