Сыер асраучыларга 2 мең сум акча бирәләр

2013 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

Киләсе атнада шәхси хуҗалыгында сыер асраучының һәркайсына Татарстан бюджетыннан икешәр мең сум акча бүлеп биреләчәк.

 Әлеге чара республикадагы сөт бирүче малларга ярдәм итүне күздә тота. Киләчәктә дә шәхси хуҗалыкларны үстерү бик мөһим,-диде Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов журналистлар өчен үткәрелгән брифинг вакытында. Республиканың шәхси хуҗалыкларында 120 мең сыер асрала. Министр аларның баш санын саклап калу гына түгел, сөтнең бәясен дә арттырырга кирәк һәм аның килограммы 15 суммнан да ким булмаска тиеш диде.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International