Агымдагы елда Татарстанда эчке эшләр бүлеге участок вәкилләре өчен административ торак комплекслары төзү программасы эшли башлады. Республика районнарында якынча 300ләп участок вәкиле хезмәт куя, быел исә 80гә якын административ-торак комплексы төзү планлаштырылган.
26 октябрь көнне Мунчәли авылында капиталь ремонттан соң мәдәният йортын яңадан кулланылышка тапшыру тантанасы узачак.
Ульяновск өлкәсенең Карамзин посолёгы артында һәвәскәр автокроссчылар чемпионатының IV этабы үтте.
Мөселманнарның изге, бөек бәйрәме уңаеннан район башлыгы Александр Шадриков котлау юллады:
–Хөрмәтле Чүпрәле районы мөселманнары!
8 октябрьдән 18 октябрьгә кадәр район почтамты “Абунәче декадасы” үткәрә.
Декадада почта элемтәсе бүлекчәләрендә сезне 2014 елның беренче яртысы өчен үзәк һәм республика матбугатына ташламалы шартларда яздырачаклар.
Корбан чалуның кайбер үзенчәлекләре белән таныштыру максатыннан Иске Чүпрәле авылы мәчете имамы Әмир Аббазовка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
–“Корбан” нәрсәне аңлата?
Сания Сәгъдиева Иске Чокалы авылында 1923 елда дөньяга килә. Аның балачагы– колхозлашу, яшьлек еллары дәһшәтле сугыш чорында үтә.
Сания әбинең әтисе Айзәтулла ага Бөек Ватан сугышыннан кайтмаган. Әнисе Таифә апага берүзенә генә аякка бастырырга туры килгән балаларын. Сания әби яшь чактан ук әйбәт укуы белән яшьтәшләреннән аерылып торган. Белемгә омтылучан яшь кенә кызга 10 сыйныфны тәмамлау белән үк мәктәпкә укытырга килергә тәкъдим итәләр. Башлап ул Иске Чокалы авылында мәктәптә башлангыч сыйныфларга белем бирә башлый, аннан соң китапханәче булып хезмәтен дәвам итә.
Терлекчелек тармагын үстерү мәсьәләләренә багышланган семинарның чираттагысы 9 октябрь көнне “Ак Барс-Чүпрәле” агрофирмасының Каракитә һәм “Азык-Чүпрәле” җәмгыятенең Татар Бизнәсе филиалларында үтте.
–Бүгенге көндә терлекчелек тармагы, сөт җитештерү–хуҗалыкларның төп табыш чыганагы булып тора. Терлекчеләргә, сыер савучыларга һәм башка хезмәткәрләргә хезмәт хаклары түләү өчен дә көндәлек акча биредә, фермаларда формалаша,-диде семинарны ачып, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Мөхәммәтҗанов.
Наркомания проблемасы бүген табиб-наркологларны, психиатрларны, психологларны, хокук саклау органнары хезмәткәрләрен генә түгел, бар җәмгыятьне дә борчый.
Наркомания белән кешелек дөньясы борынгы заманнардан ук таныш, әмма соңгы ун еллыкта ул барлык дөнья буйлап таралды, хәтта эпидемиягә әйләнде дисәк тә ялгыш булмас. Ә иң аянычы, ул яшьләрне дә аямый. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, наркотиклар кулланучы яшүсмерләрнең саны гына да 4 миллионга җиткән, аларның бер миллионы исә наркотикларга бәйлелектән иза чигә.