ЯҢАЛЫКЛАР


21
октябрь, 2013 ел
дүшәмбе

 Россия Федерациясенең “Административ хокук бозулар турында”гы  Кодексына үзгәрешләр кертелгәч, автомашина йөртүчеләрнең күбесендә төрле сораулар туды.

Бигрәк тә правадан колак кагучыларны борчу басты. Бу хакта автоинспекциянең пропаганда буенча инспекторы Айрат Хуҗиев түбәндәгеләрне сөйләде:

–Агымдагы елның 1 сентябренә кадәр...

 Исегезгә төшерәбез, 1 ноябрьгә  2012 ел өчен милек һәм транспорт салымнарын, ә 5 ноябрьгә   җир салымнарын  түләү көннәре чыга.



19
октябрь, 2013 ел
шимбә

Соңгы вакытларда көннәрнең бераз салкынайтуы нәтиҗәсендә яңгырлар явудан туктау басуларда шикәр чөгендере уңышын җыеп алырга мөмкинлек бирде.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 16 октябрьгә алынган мәгълүматларга караганда, район буенча шикәр чөгендере культурасы 1926 гектар мәйданнан җир өстенә казытып чыгарылган һәм 75114 тонна татлы тамыр кагатларга салынган. Һәр гектардан чыккан уңыш уртача 390 центнерны тәшкил итә.

 Иске Шәйморза авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Сөмбелә” фольклор ансамбле  районда гына түгел, башка төбәкләрдә дә шөһрәт казана.  Ә  оешкан елларда аның,  хәтта,  исеме дә булмый.

Адәм баласы кайда гына торса да, ниндидер илаһи көч аны туган җиренә  тарта. Әнә бит җырда да “үз илемдә  якын миңа бәрәңге бакчасы да”, дип җырлана. Яңа Кәкерле авылында бүгенге көндә гомер кичерүче Фәрдәния апа һәм Кәбирҗан абый Айнуллиннар да олыгайган көннәрендә туган туфракларына кайталар.

 Район мәдәният йортында “Мирас” җурналының баш редакторы Илфак Ибраһимов, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының урта гасырлар бүлеге мөдире, тарих фәннәре докторы Илдус Заһидуллин һәм баш мөхәррир урынбасары, җаваплы сәркатип Рамил Ханнановлар белән бик кызыклы очрашу булды.

 Яңа Ишле авылында гомер кичерүче Сара Вәлиуллина күпләргә таныш. Сара әбинең авылдагы күперне ясатуга 100 мең сум акча биреп, иганәлек итүе турында белгәч, Яңа Ишле авылына юл тоттык...


18
октябрь, 2013 ел
җомга

 Гадәттә,  һәр  ел башыннан  утка-газга хаклар күтәрелүне көтсәк, бу көннәрдә ата-атаналар 2014 елның   1 январеннан  балалар бакчаларына күтәреләчәк бәяләр турында сүз алып бара.  Хәтта, бик тә югары суммалар булыр дип әйтелә.  Чынлыкта балаларын бакчага йөртүче әти-әниләрне ни көтә соң?

 Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә   узган   вакансияләр  ярминкәсендә  100гә якын кеше эш эзләде.

 Ярминкәдә  районның 5 оешмасы 20гә якын  вакансия  урыны тәкъдим итте.  

Бу көннәрдә аеруча актив төстә почта бүлекчәләрендә газета-журналларга 2014  елның беренче ярты еллыгына язылу кампаниясе бара.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International