Хезмәт базарында ниләр бар?

2013 елның 18 октябре, җомга

 Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә   узган   вакансияләр  ярминкәсендә  100гә якын кеше эш эзләде.

 Ярминкәдә  районның 5 оешмасы 20гә якын  вакансия  урыны тәкъдим итте.  “Заготовитель”,  “Стройсервис”, “Мелиорация” җәмгыятьләренә,   “Ак Барс-Чүпрәле” агрофирмасына белгечләр, эшче куллар  таләп ителә. Шулай ук район үзәк хастаханәсенә  кадрларга кытлык бар. Бүген хастаханәгә офтальмолог, психиатр, фтизиатр, терпевт, анестезиолог табиблары кирәк.

Тиздән район үзәгендә шәһәрләрдә киң  җәелгән кибет челтәре  “Пяторочка+” үзенең ишекләрен ачачак. Әлеге оешмадан да ярминкәдә вәкилләр бар иде. Алар кибеткә бүгеннән җиде кеше кирәк булуын хәбәр иттеләр. Бу сатучы-кассир, товар белән тәэмин итүче, продуктларны төргәкләп торучы һ.б. Эш сәгате 64 сумнан түләнә, бу тәүлеклек 8 яки 12 сәгатьлек график булырга мөмкин.

-Кибеткә кабул ителәчәк хезмәткәрләр тиешле белем курслары алачак, аннан соң аттестация үтәчәкләр. Әлегә кибет директорының урыны да вакантлы, теләге булучыларны көтеп калабыз,-дип белдерде әлеге кибетләр челтәренең вәкиле.

Район халкын эш белән тәэмин итү үзәгендә бүгенге көнгә 95 кеше исәптә тора. Алар арасында югары, урта, һөнәри белемле белгечләр дә бар. Кайсысы эш урыны кыскарту сәбәпле эштән киткән, ә  кайсылары гомумән урнаша алмаган. Белеме буенча эш урыны таба алмаучыларга ярминкәдә яңадан уку мөмкинлеге барлыгын әйттеләр. Бу хакта үзәк белгече һәм һөнәри техникум (90 номерлы һөнәри училище)  директор урынбасары Раил Нигъманов  сөйләде:

-Техникумда кыска гына курслар эчендә, 1 айдан алып, 5 айга кадәр хезмәт базарында тәэмин ителгән һәнәрләрне үзләштерергә мөмкин. Бу операторлар, тракторист-машинистлар, пешекче-кондитерлар һәм башкалар, теләүчеләрне көтеп калабыз.

Эш эзлүчеләргә шәһәрдә тору урыны белән тәкъдим ителгән вакантлы урыннар барлыгын да җиткерделәр. Әйтик, Казан шәһрендәге  “Бәхетле” кибетенә аш-су бүлмәсенә хезмәткәрләр кирәк. Шулай ук, Метроэлектотранс” предприятиесе дә бик теләп эшчеләрне кабул итәләр.  Бер сүз белән әйткәндә,  теләге булганнарга  нинди булса да, сайларга мөмкинлек бар иде ярминкәдә.

Татьяна Кудрявцева:

-“Алма пеш, авызыма төш” дип торсаң, булганыннан  да коры калырга мөмкин. Анкета тутырдым әле менә. Булмаган очракта да бер кайгыртмыйм, читкә китеп эшләячәкмен.

Ирина Лухманова:

-Моңарчы пешекче булып эшләдем. 1 ай элек кыскарту булды, хәзер менә эшсез калдым. Анкеталар тутырдым, бәлкем бәхет елмаер.


Гөлия Фәизова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International