Иске Чүпрәле урта мәктәбендә, 7нче октябрь көнне 7А сыйныфында татар теле укытучысы М.А.Таҗетдинова белән китапханәче А.Р.Яфизова өлкәннәр көненә багышланган интегральләштерелгән дәрес үткәрделәр. Биредә сыйныфның әби-бабалары, районның күренекле шәхесләре – ТР язучылар берлеге әгзасы Р.С. Субаев, ТР атказанган агрономы, язучы Ә.А.Сабирҗанов, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Р.Ф.Ахметова катнашты. Оныкларын тәрбияләүдә зур өлеш керткән әби-бабайларга мәктәп директоры Л.Ә.Насыйбуллина рәхмәт хаты тапшырды.