Алтынга тиң сөт

2013 елның 11 октябре, җомга

 Терлекчелек тармагын үстерү мәсьәләләренә багышланган семинарның чираттагысы 9 октябрь көнне “Ак Барс-Чүпрәле” агрофирмасының Каракитә һәм “Азык-Чүпрәле” җәмгыятенең Татар Бизнәсе филиалларында үтте.

–Бүгенге көндә терлекчелек тармагы, сөт җитештерү–хуҗалыкларның төп табыш чыганагы булып тора. Терлекчеләргә, сыер савучыларга һәм башка хезмәткәрләргә хезмәт хаклары түләү өчен дә көндәлек акча биредә, фермаларда формалаша,-диде семинарны ачып, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Мөхәммәтҗанов.

Семинарда катнашучылар игътибарына башлап Каракитә, аннан соң Бизнә филиалындагы товарлыклы-сөтчелек фермаларында сыерларны асрау, бозаулату, яшь бозауларны асрау бүлекләре тәкъдим ителде.  Әйтергә кирәк, ике филиалда да сыерлар һәм яшь бозаулар алдында печән мулдан салынган, утлыкларында азыклары бар, савым сыерлар бүлекләрендә  сөт үткәргеч торбалар һәм анда куелырга тиешле барлык приборлар да урнаштырылган. Семинарда катнашучылар игътибарына һәр хуҗалыкта булырга тиешле яшь бозаулар өчен “Виталак”, “Юнилак” сөт алыштыргычлары (ЗЦМ), макро һәм микро элементларга бай булган “Хәзинә” углеводлы-минераль комплексы, монокальций фосфат өстәмәләре һәм яңа туган бозауларга беренче көннәрендә эчертү өчен угыз сөте әзерләп кую алымнары тәкъдим ителде. Гади генә булган тоз да маллар алдында һәрдаим булырга кирәклегенә басым ясалды. Районның баш ветеринария табибы Марс Вәлиев әйтүенчә, бозауга яши башлавының беренче көннәрендә уыз сөте эчертү анарда иммунитет формалаштыруга ярдәм итә, күп кенә авыруларга каршы торучанлыгын көчәйтә. Угыз сөтен туңдырылган килеш 5 айга кадәр сакларга мөмкин икән. Бу вакыт аралыгында ул үзенең сыйфатларын югалтмый. Семинарда, шулай ук, яшь бозауларны тәрбияләүгә, гомумән, мөгезле эре терлекләрнең сәламәтлегенә игътибарны көчәйтү кирәклегенә дә басым ясалды.

Әмма, соңгы вакытларда район сөт саву күләме буенча артка чигенде.

Шуңа да бүгенге көндә район буенча сөт саву күләмен арттыру төп бурычларның берсе булып кала. Ә моның өчен исә һәр хуҗалыкта, һәр филиалда мөмкинлекләр бар: печән, сенаж кебек терлек азыклары вакытында әзерләнде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Айваз Абязов үзенең чыгышында әлеге мәсьәләне күтәреп, хәзерге вакытта малларга энергиягә, протеинга бай булган азыклар ашату кирәклегенә тукталды. Ә менә терлекләрнең рационына протеинга, энергиягә бай булган жмых, азык чүпрәләре өстәмәләре кертү исә савым сыерлар һәм яшь үрчем өчен дә нәтиҗәле булачак, беренчедән, сөтнең майлылыгын, икенчедән, бозауларның көрлеген арттырырга ярдәм итә.

Хәзерге  вакытта  хуҗалыкларда силос салу эшләре дәвам итә. Аны үзвакытында төгәлләү һәм сыйфатлы итеп әзерләү бурычы да куелды хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре алдына.

Соңыннан Александр Шадриков семинар эшенә йомгак ясап, булган кимчелекләргә игътибарны юнәлтеп, аларны бетерү өстендә эш алып бару кирәклеген бурыч итеп куйды.


Римма Мәүлетова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International