ЯҢАЛЫКЛАР


16
май, 2022 ел
дүшәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "2022 елда иминият взносларын түләү срокларын үзгәртү турында" 29.04.2002 ел, №776 карары нигезендә, шәхси эшмәкәрләр, оешма һәм предприятиеләр өчен 2022 елда иминият взносларын түләүне кичектереп тору тәкъдим ителә.

Идарә тарафыннан касса тасмасын җибәрүчеләрдән алынган мәгълүмат буенча, бүгенге көндә Татарстан Республикасы базарында касса лентасы кытлыгы юк.

15 майда, Халыкара гаилә көнендә, Чүпрәле районында 60 ел бергә гомер итеп, быел бриллиант туйларын билгеләп үтүче парларны хөрмәтләделәр.

Чүпрәле районының Зур Чынлы авылыннан Клара Рәшит кызы һәм Җәүдәт Нурулла улы Камалиевлар 60 ел тату гомер кичерәләр.


14
май, 2022 ел
шимбә

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2022 елның 14 май кич, 15 май төнлә һәм көндез урыны белән яшенле яңгырлар көтелә. Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метр, көчәйгәндә 23 метрга җитәргә мөмкин.

2022 елның 13 маенда, «Созидание» яшүсмерләр клубы утырышлар залында Чүпрәле районы «Хәрби хәрәкәтләр ветераннары Советы» иҗтимагый оешмасының хисап-сайлау җыелышы булды.


12
май, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, 12 май көнне, В.И. Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионерлар оешмасының 100 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, тантаналы чара узды.

 2022 елның 17 маенда 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчелеге, «Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге» , «Татарстан Республикасы буенча Медик-социаль экспертиза Баш бюросы», Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының вәкилләре белән берлектә гражданнарны кабул итү булачак. 

Агымдагы елның 1 мартында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тәкъдиме белән Татарстан Республикасы халкын татар телендәге элмә такталар, мәгълүмат такталары, топографик билгеләр, юл күрсәткечләре һәм торак йортлар аншлагларындагы исемнәр һәм язуларда хаталарны ачыклауга җәлеп итү буенча конкурс игълан ителде.

 2022 елның 13 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән төнлә һәм иртән томан төшүе, төнлә һәм көндез яшенле яңгырлар көтелә. Яшен вакытында секундына 15-17, урыны белән 15-20 метрга кадәр көчле җил булырга мөмкин, дип фаразлый синоптиклар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International