Агымдагы елның 1 мартында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тәкъдиме белән Татарстан Республикасы халкын татар телендәге элмә такталар, мәгълүмат такталары, топографик билгеләр, юл күрсәткечләре һәм торак йортлар аншлагларындагы исемнәр һәм язуларда хаталарны ачыклауга җәлеп итү буенча конкурс игълан ителде.
Әгәр сез югарыда әйтелгән хаталарны тапсагыз, мөрәҗәгатегезне «Халык контроле» системасына юллый аласыз. Хата турында тиешле фотоматериалларны беркетеп, төгәл адресны күрсәтеп, язмача да хәбәр итәргә мөмкин. Мөрәҗәгатьне ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына iyali.anrt@mail.ru электрон адресы буенча җибәрергә яки 420111, Казан, Карл Маркс урамы, 12 нче йорт адресы буенча тапшырырга була.
Конкурс буенча тулырак мәгълүматны түбәндәге сылтама аша кереп карый аласыз: https://upch.tatarstan.ru/tat/konkurs-po-privlecheniyu-zhiteley-respubliki.htm