Синоптиклар фаразлавынча, Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2022 елның 14 май кич, 15 май төнлә һәм көндез урыны белән яшенле яңгырлар көтелә. Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метр, көчәйгәндә 23 метрга җитәргә мөмкин.
Нинди дә булса бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.