Чүпрәле районының Зур Чынлы авылыннан Клара Рәшит кызы һәм Җәүдәт Нурулла улы Камалиевлар 60 ел тату гомер кичерәләр. Алар алты бала тәрбияләп үстергәннәр.
Җәүдәт абый гомере буе тракторчы булып эшли. 30 елга якын бер трактор белән идарә итә. Лаеклы ялга чыккач, тракторны улына тапшырып калдыра.
Камалиевлар язмышка рәхмәтле. "Бер-беребез белән очраштырганы, кавыштырганы өчен рәхмәтлебез. Аллаһы Тәгалә безгә шундый балалар җибәрүе өчен рәхмәтлебез. Авылдашларыбыз, җитәкчеләребез безнең хезмәтебезне кадерләп, бүгенгесе көндә дә хөрмәт иткәннәре өчен рәхмәтлебез, - диләр алар.
Район башлыгы Марат Гафаров һәм ЗАГС бүлеге җитәкчесе Альбина Шәрәфетдинова аларга бүләкләр һәм Рәхмәт хаты тапшырып, олы рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, озын гомер теләделәр.
Чүпрәле районының Кече Чынлы авылыннан Заһит абый белән Фәйрүзә апа Җамалетдиновлар да быел бриллиант туйларын билгеләп үтә. Теркәлү датасы буенча аларның гаиләләренә 60 яшь дип саналса да, бу пар инде 63 ел бергә матур итеп гомер итә. Җамалетдиновлар гаиләсе авылда хөрмәтле гаилә, балаларының яраткан әти-әнисе, онык-оныкчыкларына яраткан әби-бабалары.
Район Башлыгы Марат Гафаров Җамалетдиновларны Халыкара гаилә көне белән котлап, хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.