2022 елның 17 маенда 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчелеге, «Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге» , «Татарстан Республикасы буенча Медик-социаль экспертиза Баш бюросы», Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының вәкилләре белән берлектә гражданнарны кабул итү булачак.
Республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләрнең «Skype» программасы аша республиканың муниципаль берәмлекләрендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләре кабул итү бүлмәләренә турыдан-туры тоташтыру юлы белән үз сорауларын бирү мөмкинлеге булачак.
Медицина мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итәргә теләүче республика халкына (843) 236-41-80 телефоны аша алдан язылып куярга һәм билгеләнгән вакытка вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесен кабул итү бүлмәсенә яисә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына килергә кирәк.