Халыкара гаилә көнендә Чүпрәледә 60 ел бергә гомер иткән парларны хөрмәтләделәр

2022 елның 16 мае, дүшәмбе

   15 майда, Халыкара гаилә көнендә, Чүпрәле районында 60 ел бергә гомер итеп, быел бриллиант туйларын билгеләп үтүче парларны хөрмәтләделәр. Районыбызда андый гаиләләр саны 12.

   Бүген Иске Шәйморза авылыннан Радия һәм Харис Халитовларны, Иске Кәкерле авылыннан Зәйтүнә һәм Шәфыйк Әхәтовларны, Татар Бизнәсе авылыннан Мөнирә һәм Мөбарәкша Кәлимуллиннарны, Чепкас-Илмәт авылыннан Гөлшат һәм Тимергали Сираҗетдиновларны котларга район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм ЗАГС бүлеге җитәкчесе Альбина Шәрәфетдинова килделәр. Котлауларга авыл җирлекләре башлыклары да кушылды. Кунаклар күркәм парларны бәйрәм белән котлап, истәлекле бүләкләр тапшырдылар, иң изге теләкләрен җиткерделәр. 

   Бу гаиләләргә сокланып та туймаслык. Алар бүген дә бер-берсен хөрмәт итеп, бер-берсен күз карашыннан аңлап, яшь гаиләләргә үрнәк булып яшиләр. "Моның сере нидә?" - дигән сорауга да алар: «Бер-береңне яратырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, ә иң мөһиме, тормышның бөтен авырлыкларын бергә узарга, сабыр булырга кирәк. Шул вакытта гына гаилә тату, озын гомерле була", - диләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International