Татарстан Республикасы территориясендә базарларда һәм ярминкәләрдә намуссыз тәртипне булдырмау буенча тармак проектын гамәлгә ашыру дәвам итә, аның максаты – керемне арттыру, контроль-касса техникасын закон белән билгеләнгән очракларда бөтен җирдә куллану хисабына күләгә әйләнешен киметү.
Чүпрәле районында бизнес вәкилләре, КФХ башлыклары, үзмәшгуль гражданнар белән түгәрәк өстәл узды.
Министр комбайнчылар һәм аларның ярдәмчеләре белән аралашты, аларның кәефләре, хезмәт хакы белән кызыксынды.
COVID-19 коронавирус инфекциясен индивидуаль профилактикалау
Яңа 2022-2023 уку елы башланыр алдыннан Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе тарафыннан 2022 елның 15 августыннан 26 августына кадәр гражданнарга балалар киеменең, аяк киеменең, уенчыкларның, мәктәп формасы, канцелярия товарларының, балалар туклануының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы, шулай ук әлеге товар категориясенә карата гамәлдәге норматив гигиена таләпләре буенча тематик консультация оештырылачак.
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, Республиканың 84 100 иминиятләштерүчесе Пенсия фонды белән электрон элемтә каналлары буенча документлар алмашу, шул исәптән эш бирүче аша үз хезмәткәрләренә картлык буенча иминият пенсиясен билгеләү турында килешү төзегән.
Чүпрәле районы кырларында бөртекле культураларны урып-җыю тулы куәтенә бара.
Чүпрәле районының "Форпост" муниципаль бюджет учреждениесе Яшьләр сәясәте өлкәсендә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру өчен Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең муниципаль автоном һәм бюджет учреждениеләренә грантлар конкурсында катнашу нәтиҗәләре буенча 1 млн.сумлык сертификат иясе булды.
12 августта Чүпрәле муниципаль районының «Чүрәле» паркында Бөтенроссия Физкультурачылар көненә багышланган спорт чараларына йомгак ясалды.
11 августта Чүпрәле районында гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды, анда Чүпрәле муниципаль районы территориясендә дуңгызларда африка чумасын һәм кош гриппын профилактикалау мәсьәләләре каралды.