ЯҢАЛЫКЛАР


12
август, 2022 ел
җомга

Язылу өчен телефоннар: 8(84374)3-52-89, 3-17-04; 8(84373) 2-52-59.

2022 елның 23 августында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә гражданнарның хокукларын үтәү мәсьәләләре буенча "кайнар линия" үткәрә.

Салым түләүчеләр салым йөкләмәләренең үтәлеше турында электрон почта яки смс-хәбәрләрдә мәгълүмат ала алалар. 

Агымдагы елда районыбызның ике авылында яңа социаль-мөһим объектлар халыкка хезмәт күрсәтә башлаячак. 
 

Агымдагы елның июль аеннан Чүпрәле районы хәрби хәрәкәтләр ветераннарының иҗтимагый оешмасы Әфганстанда һәм Чечнядагы  сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган хәрбиләрнең  йортларында мемориаль такталар куюны оештырды.
 


11
август, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Быел капиталь ремонт буенча республика программасына кергән Марс һәм Иске Ишле урта мәктәпләрен төзекләндерү эшләренә кыштан ук тотындылар. Бүгенге көндә эшләр тулысынча башкарылып, биналар эксплутациягә тулысынча әзер.
 


10
август, 2022 ел
чәршәмбе

   Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.

2022 елның 16 августында 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Елена Варфоломееваның гражданнарны бергәләп кабул итүе була.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына 2022 елның 1-2 кварталында тотылган чыгымнарын каплауга 2022 елда федераль бюджеттан финанслана торган «Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары акселерациясе» федераль проекты кысаларында субсидияләр бирү буенча сайлап  алу  уздыру өчен гаризалар кабул итү турында игълан итә.

 Идарә тарафыннан касса тасмасын җибәрүчеләрдән алынган мәгълүмат буенча, бүгенге көндә Татарстан Республикасы базарында касса лентасы кытлыгы юк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International