Торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча "кайнар линия" оештырыла

2022 елның 12 августы, җомга

   2022 елның 23 августында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә гражданнарның хокукларын үтәү мәсьәләләре буенча "кайнар линия" үткәрә.

  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, ТР ТКХ өлкәсендә иҗтимагый контроль региональ үзәге, ТР Дәүләт торак инспекциясе, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы, шулай ук "Татарстан Республикасының күпфатирлы йортлары белән идарә итүче оешмалар бердәмлеге" СРО вәкилләре гражданнарга тулы мәгълүмат алырга, бәхәсле хәлләрне аңлатырга ярдәм итәчәк.
   "Кайнар линия" телефоны: (843) 236-00-71.
   Шулай ук  үз сорауларын WhatsApp номерына җибәрә аласыз, телефон +7 (939) 345-37-50.
  Консультация вакыты: 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International