Шушы көннәрдә «Акчарлак» йөзү бассейнында спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр арасында йөзү буенча район беренчелеге узды.
Район беренчелеген ачу тантанасында Татарстан Республикасы Чүпрәле районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Руслан Вилданов Иске Чүпрәле күппрофильле лицее укучысы Софья Батановага һәм 1 санлы Иске Чүпрәле урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Евгений Трофимовка "Хезмәткә һәм оборонага әзер" комплексының алтын отличие билгеләрен тапшырды.
Исегезгә төшерәбез, ГТО комплексы «Россия спорты» дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.