Чүпрәле районы эшмәкәрләре "Түгәрәк өстәл" артында очраштылар

2022 елның 17 августы, чәршәмбе

  Чүпрәле районында бизнес вәкилләре, КФХ башлыклары, үзмәшгуль гражданнар белән түгәрәк өстәл узды. Чарада Эшкуарлыкка ярдәм итүнең актуаль чаралары һәм эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру барышында килеп туган проблемалар турында фикер алыштылар.

  Түгәрәк өстәл эшендә Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров, Россия 8 нче районара салым инспекциясе башлыгы Алексей Путин, Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 8 нче районара салым инспекторы Ольга Бутусова, Россия Федерациясе Үзәк банкының Идел-Нократ баш идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Милли банкы бүлеге-түләү системалары һәм исәп-хисап бүлеге җитәкчесе Александр Буянов, Россия Федерациясе Үзәк банкының Идел-Нократ баш идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Милли банкы - икътисад бүлегенең баш экономисты Михаил Иванов, Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды каршындагы «Унипарк» ҖЧҖ генераль директоры Марат Шакиров, «Россельхозбанк» АҖ Татарстан төбәк филиалының Буа шәһәрендә өстәмә офис идарәчесе Резедә Хәйруллина, Ак Барс Банк МБ клиентларын җәлеп итү юнәлеше җитәкчесе Рузалия Камалова, районның Эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды вәкиле Данис Айнуллов катнашты.

   Түгәрәк өстәл кунаклары салым түләүчеләр өчен цифрлы технологияләр һәм 2022 елгы яңалыклар, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итү буенча республика чаралары, бизнес өчен тиз түләүләр системасы, финанс мошенниклыклары турында сөйләделәр. Шулай ук бизнес вәкилләре кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм чаралары турында да белделәр.

   Түгәрәк өстәл ахырында эшмәкәрләрне борчыган сораулар яңгырады һәм нәтиҗәләр ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International