Яңа 2022-2023 уку елы башланыр алдыннан Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе тарафыннан 2022 елның 15 августыннан 26 августына кадәр гражданнарга балалар киеменең, аяк киеменең, уенчыкларның, мәктәп формасы, канцелярия товарларының, балалар туклануының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы, шулай ук әлеге товар категориясенә карата гамәлдәге норматив гигиена таләпләре буенча тематик консультация оештырылачак.
Халыктан шалтыратулар кабул ителәчәк:
- кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә федераль хезмәтнең Бердәм консультация үзәгендә 8-8005554943 телефоны буенча, тәүлек буе эшли;
- кулланучылар өчен консультация үзәгенең "кайнар линиясе" (843) 221-90-16 телефоны буенча, ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш 09.00 дән 17.00 гә кадәр, 12.00 дән 13.00 гә кадәр тәнәфес;
- Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсендә 273-15-83 телефоны буенча: дүшәмбе-пәнҗешәмбе сәгать 10.00 дән 17.00 гә кадәр; җомга: 10.00 дән 15.45 кә кадәр, тәнәфес 12.00 дән 12.45 кә кадәр.