Чүпрәле районында алдынгы комбайнчыларны бүләкләделәр

2022 елның 15 августы, дүшәмбе

   Чүпрәле районы кырларында бөртекле культураларны урып-җыю тулы куәтенә бара.

   13 августта район башлыгы Марат Гафаров һәм агросәнәгать идарәсе башлыгы Тәлгать Халитов иң югары күрсәткечләргә ирешкән игенчеләрне хөрмәтләделәр.

   Алдынгыларны хөрмәтләү «Чынлы» ҖЧҖеннән башланды. Монда Рәхмәт хаты, күчмә байрак һәм акчалата премияне комбайнчы Рафыйк Шәйдуллов алды, ул 2022 елгы урып-җыю компаниясенең беренче декадасы йомгаклары буенча 1369 тонна ашлык суктырган. «Агро-Вест» ҖЧҖендә Радик Әхмәтҗанов 909 тонна ашлык суктырган. Ул шулай ук Рәхмәт хаты, акчалата премия белән бүләкләнде һәм аңа да күчмә байрак тапшырылды.

  «Артемьев В.Н.» крестьян-фермер хуҗалыгыннан Александр Алексеев, «И.Ф. Мәхмүтов» КФХсыннан Илмас Фәизов, «Низамов А. А.» КФХсыннан Марат Низамов, «АгроТрансПорт» ҖЧҖдән Илмас Низамов, «Чүпрәле - Рассвет Агро» дан Айрат Җәләлов һәм Александр Батырев, «Бикчуров Р.А.» крестьян-фермер хуҗалыгыннан Зөлфәт Йосыпов иң яхшы комбайнчылар булдылар. Аларга да акчалата премияләр, Рәхмәт хатлары һәм күчмә байраклар тапшырылды.

  Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив белешмәләреннән күренгәнчә, 11 августка районда 6431 гектар бөртекле культуралар җыелган, уртача уңыш - 44,1 ц/га.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International