Чүпрәледә спортчыларны, тренерларны, физкультура укытучыларын хөрмәтләделәр

2022 елның 13 августы, шимбә

   12 августта Чүпрәле муниципаль районының «Чүрәле» паркында Бөтенроссия Физкультурачылар көненә багышланган спорт чараларына йомгак ясалды.

   Бөтенроссия Физкультурачылар көнен бәйрәм итү һәм физкультурачылар көне кысаларында узган спорт чараларына йомгак ясау тантанасында районның иң яхшы спортчылары, спорт хәрәкәте ветераннары, тренерлар, укытучылар катнашты.

   Район башлыгы Марат Гафаров барлык спортчыларны, спорт сөючеләрне бәйрәм белән котлады һәм ветераннарга, педагогларга һәм тренерларга районның спорт тормышына һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга бәяләп бетергесез өлеш керткәннәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде, бүләкләр тапшырды. Шулай ук ул район һәм республика спорт ярышларында уңышлы катнашкан барлык спортчыларга да рәхмәт белдереп, киләчәктә дә уңышлар теләде.

  Бәйрәм мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән концерт номерлары белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International