27 февраль көнне «Алтын» физкультура-сәламәтләндерү комплексында «КЭС – Баскет» мәктәп баскетбол лигасы Чемпионатының муниципаль этабы узды.
Синоптикларның фаразлары буенча, 2021 елның 28 февралендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән буран сакланачак.
27 февральдә Татарстанда һава шартларының начараюы көтелә.
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, төнлә һәм иртән республика территориясендә, Казанны да кертеп, көчле кар явачак. Төнлә дә, көндез дә буран чыгуы көтелә, буран вакытында күз күреме 500-1000 метрга кадәр кимиячәк.
Моннан тыш, җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк (республика башкаласында җил төнге сәгатьләрдә көчәер дип көтелә). Юлларда бозлавык һәм кар көртләре барлыкка киләчәк. Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/26-02-2021/tatarstan-sinoptiklary-buran-bozlavyk-m-kar-k-rtl-re-hakynda-kis-t-5809272
2021 елның 1 мартында 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шакир Яһудин Чүпрәле районында гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итәчәк.
Беренче кинокүрсәтүләр Казанда 22 февральдә «Мир» кинотеатрында булды, анда чуваш халкы вәкилләре туган телләрендә «Кызыл диңгездә» фильмын карарга җыелды.
"Бердәм салым түләве" (ЕНП) - электрон акча янчыгы аналогы, ул физик затларга салымнарны онлайн режимында җиңел һәм тиз арада түләргә мөмкинлек бирә. Анда гражданнар мөлкәтенә, җир, транспорт салымнарына һәм физик затлар кеременә салым түләү өчен акча күчерә ала.
Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, 2021 елның 26 февралендә Татарстан Республикасы территориясендә төнлә һәм көндез буран,
көндез һәм кич белән секундына 15-17 метр тизлектә көчле җил, бозлавык көтелә.
Тиздән дача сезоны башлана, һәм күп кенә татарстанлылар өчен шәһәр читендәге күчемсез милекне сату-алу яки аны милеккә рәсмиләштерү мәсьәләләре актуаль булачак.
“Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы“ уңаеннан оештырылган фестиваль-бәйге Апаста узды. Анда сигез районнан килгән һәвәскәрләр катнашты.
Иртәгә, 25 февральдә, Татарстанда һава шартларының начарлануы көтелә. Иртән һәм көндез республиканың көнбатыш районнарында буран көтелә. Моннан тыш, секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.