Чүпрәледә "Акчарлак" лагере балаларны кабул итте

2021 елның 10 июне, пәнҗешәмбе

   1 июньдә Түбән Чәке урманы аланлыгында урнашкан  "Акчарлак" лагере балаларны кабул итте.

   Шушы көннәрдә исә лагерьда тантаналы ачылыш булды. Чара  саф һавада, урамда  узды. Сменаны ачу хөрмәтенә аләмнәр күтәрелде, отряд командирлары өлкән әйдаманга рапорт тапшырдылар, балалар отрядларның исемен һәм девизларын тәкъдим иттеләр.

   Тантаналы ачылышта Башкарма комитет җитәкчесе Данис Сатдинов та катнашты. Ул балаларны һәм әйдаманнарны  лагерьда җәйге яллар башлану  белән котлады. Көтеп алынган каникул чорында  ял белән рәхәтләнеп, хозурланып, яңа уку елына көч җыюларын, яңа идеяләр белән илһамланып, энергия туплауларын теләде.

   Әйдаманнар сөйләвенчә, лагерьда балаларны кызыклы программа көтә. Күп кенә тематик очрашулар, төрле мастер-класслар, уеннар, дискотекалар планлаштырылган. Моннан тыш, район үзәгенә сәяхәтләр, йөзү бассейнында сәламәтлекләрен ныгытулар оештырылачак.  Барлыгы өч сменада 180 бала ял итәр дип көтелә. Моннан тыш, дүртенче смена да эшләячәк. Ул палаткалы булачак, лагерьга бөтен республикадан балалар ял итәргә киләчәк.

   Район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Гөлия Усманова сүзләренә караганда, җәйге чорда балаларның мәшгульлеге мәктәп яны лагерьлары белән дә колачланачак. Тулаем алганда, мәктәп яны лагерьларында 600 бала ял итәчәк, ә хезмәт һәм ял лагерьларында 200 бала шөгыльләнәчәк. Шулай ук республика лагерьларында да ял итү дә планлаштырылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International