ЯҢАЛЫКЛАР


3
март, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы он җитештерүчеләрдән азык-төлек бодае сатып алуга чыгымнар өлешен каплауга һәм икмәк пешерү сәнәгате предприятиеләреннән җитештерелгән һәм сатылган икмәк һәм икмәк-күмәч әйберләренә киткән чыгымнар өлешен каплауга субсидияләр бирү өчен гаризалар сайлап алуны игълан итә.

2021 елның 6 мартында, Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан, Чүпрәле районы балалар сәнгать мәктәбендә Россиянең атказанган һәм Чувашиянең халык рәссамы Миша Григорянның «Чәчәк бүләге» дип исемләнгән рәсем күргәзмәсе була.
 

ТР Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе институтында Чүпрәле энциклопедиясе китабын тәкъдим иттеләр. Тантана Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында узды.

 

 Синоптикларның фаразлары буенча, Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 4 мартында иртән һәм көндез 500-1000 метрга кадәр күреме начараю белән буран, көчәйгәндә 15-20 метрга кадәр көчле җил көтелә.


2
март, 2021 ел
сишәмбе

Якшәмбе, 7 март көнне, Иске Чүпрәле авылында "Чүпрәле" паркында кыш белән хушлашуга багышланган традицион Май чабу бәйрәме узачак. 


1
март, 2021 ел
дүшәмбе

Өлкән яшьтәге райондашыбызның туган көне авыл мәдәният йортында тантаналы шартларда узды.

Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, 2021 елның 2 мартында төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән урыны белән буран, буран вакытында күз күреме 1000 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк булуы ихтимал, иртән һәм көндез бозлавык, көчәйгәндә секундына 15-17 метрга кадәр көчле җил көтелә.

28 февраль көнне Яңа Үби авылы чаңгы базасында хезмәт ветераны, Чапаев исемендәге колхоз җитәкчесе Е.П.Ярухин истәлегенә чаңгы ярышлары узды.

27 февральдә Чүпрәле районының Чаңгы базасында сугышчы-интернационалист, Россия Федерациясе Кораллы Көчләренең запастагы полковнигы, Чуаш Чүпрәлесе авылында туып-үскән Валерий Федорович Колпаков кубогына һәм призларына чаңгы ярышлары узды.

27 февраль көнне Яңа Үби авылында яшәүче Петр Павлович Фоминга 90 яшь тулды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International