17 июнь төнлә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгыр, секундына 15-20 метрга кадәрле көчле җил көтелә.
Көндез явым-төшемсез, җил көньяктан төньяк-көнбатышка таба күчүче җилнең тизлеге секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә 15 метрга җитәргә мөмкин.
Ниндидер бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.