01.07.2021 елдан «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 31.07.2020 ел, №248-ФЗ Федераль закон үз көченә керә. Законда контроль (күзәтчелек) органы карарларына, аның вазыйфаи затларының гамәлләренә (гамәл кылмауларына) судка кадәр шикаять бирүнең яңа тәртибе дә билгеләнгән.
248-ФЗ номерлы Федераль законның 36 статьясындагы 5 өлеше нигезендә, контрольлек итүче зат дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда контроль (күзәтчелек) органының вазыйфаи затларының гамәлләренә (гамәл кылмауларына), контроль (күзәтчелек) органының карарларына, дәүләт контролен (күзәтчелеген), муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда, судка кадәр һәм (яки) суд тәртибендә контрольлек итүче затларның хокукларын бозуга китергән карарларына шикаять бирергә хокуклы.
Шикаять контрольлек итүче зат тарафыннан №248-ФЗ законның 40 статьясындагы 2 өлеше нигезендә, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталын һәм (яки) дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең региональ порталларын кулланып, электрон рәвештә билгеләнә торган органга шикаятьне карап тикшерүгә вәкаләтле зат тарафыннан тапшырыла.