Яңа Уби авылында «Акатуй» бәйрәме узды

2021 елның 14 июне, дүшәмбе

   Чүпрәле районында элек-электән ике милләт халкы: татарлар һәм чувашлар дус-тату яши. Шуңа да Сабантуй бәйрәме Яңа Уби авылындагы Акатуйга үрелеп, бәйләнеп китте. Бу көнне чуваш милләтле райондашларыбыз бу көнне бер мәйданга җыелып, милли ризыклар белән сыйладылар, күркәм гореф-гадәтләр, җыр-биюләрне яңарттылар. Көн буе мәйданда һәм сәхнәдә сәнгать иҗат коллективлары үзләренең талантлары белән куандырдылар.

   Бәйрәм театральләштерелгән тамаша белән башланып китте. Спорт ярышлары, чибәрлек бәйгесе,  алдынгыларны, хөрмәткә лаек булучыларны, өлкәннәрне  олылау – һәммәсе дә урын алып торды. Бәйрәмгә аерым бер гүзәллекне  чуваш эстрадасы артистлары, якташыбыз Анатолий Музыкантов җитәкчелегендәге “Сувар” фольклор ансамбле өстәде.

   Акатуйга олы кунаклар да бик күп кайткан иде. Аларның һәркайсы бәйрәм белән котлады, тормышларында һәм хезмәт эшчәнлекләрендә уңышлар теләде.

   Спорт сөючеләр өчен төрле ярышлар һәм уеннар оештырылды. Спортның һәр төрендә-үз җиңүчеләре билгеле булды. Милли көрәштә Матак авылы спортчысы  Алексей Шингарев җиңүче дип танылды, төп приз - тәкә аңа тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International