2021 елның 15 июнендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Харис кызы Сабурская һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Әмир кызы Зарипованың гражданнарны бергәләп кабул итүе була.
Республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләрнең «Skype» яки «Zoom»программалары аша турыдан-туры тоташтыру юлы белән үз сорауларын бирү мөмкинлеге бар.
Кабул итүгә (8843) 236-41-80 телефоны буенча язылырга мөмкин.