Чүпрәле районының алдынгы сыер савучысына 95 яшь тулды

2021 елның 10 июне, пәнҗешәмбе

   8 июнь көнне Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов Иске Ишле авылында яшәүче Рәшидә Шиһап кызы Шәрәпованы 95 яшьлек олуг юбилее белән котлады. Ул юбилярга Россия Президенты Владимир Путиннан котлау открыткасын һәм Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаровтан истәлекле бүләкләр тапшырып, исәнлек-саулык, бәрәкәтле озын гомерләр теләде.

   Әңгәмә барышында юбиляр үзенең тормыш, хезмәт юлы турында сөйләде.

   Ул күп балалы гаиләдә туа, кечкенәдән колхозда эшли башлый. Алдынгы савымчыларның берсе була. 

   Ул елларны искә алып, ул болай ди: "40 килограмм авырлыктагы фляглар белән сөт ташый идек. Бернигә дә карамастан, эшләдек бит".

   Ул Мунчәли авылы егетене кияүгә чыга. Үз балалары юк иде. Бүген юбиляр туган авылында туганнан туган энесенең кызы Гөлинә һәм аның ире Фәнис тәрбиясендә яши. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International