Яшь чүпрәлеләр Россия көне алдыннан паспортлы булдылар

2021 елның 10 июне, пәнҗешәмбе

   12 июнь - Россия көне кысаларында районыбызның 14 яшьләре тулган егетләргә һәм кызларга паспортлар тапшыру тантанасы узды.

   Мөһим документы Камиль Гафаров, Сөмбел Мөдәрисова, Александр Никишкин, Дарья Никишкина, Ирина Романова һәм Диана Скворцова алдылар. Паспорт белән бергә аларга Конституция китабы, бүләкләр дә тапшырылды.

   Район Башлыгы Марат Гафаров, район прокуроры Илдар Маликов, Россия Эчке эшләр министрлыгының райондагы бүлек начальнигы Раил Гатауллин  илебезнең яшь гражданнарын истәлекле көннәре белән котлап, аларга изге теләкләрен җиткерделәр. Киләчәкләренең матур, якты һәм уңышлы, ә үзләренең чын ватанпәрвәр шәхесләр  булуларын теләделәр. Яшьләргә изге теләкләрне өлкәннәр исеменнән пенсионерлар берлеге җитәкчесе Дилүзә Азизова да җиткерде.

   Иске Кәкерледән Сөмбел Мөдәрисованың әбисе Миңниса ханым:

   – Кызыбызның үсеп җитеп, паспорт алуына бик сөендек,– ди. – Паспортларны балаларга тантаналы төстә тапшырулары да дулкынландыргыч булды. Бу чараның шушы зур бәйрәмдә – Россия көне кысаларында оештырылуы да бик әйбәт. Ул гомергә балаларның хәтеренә уелып калыр. Балалар барысы да исән-имин үссеннәр, бәхетле булсыннар!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International