ЯҢАЛЫКЛАР


4
май, 2021 ел
сишәмбе

«Татарстан Республикасының иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалыгы», «Татарстан Республикасының иң яхшы крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы», «Татарстан Республикасының иң яхшы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы рәисе» һәм «Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексында кече хуҗалык рәвешләрен үстерү буенча иң яхшы авыл җирлеге башлыгы» республика конкурсларында җиңүчеләр игълан ителде. Бу хакта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.

2021 елның 21-24 сентябрендә Казан шәһәрендә Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты эгидасы астында KAZAN DIGITAL WEEK – 2021 Халыкара форумы узачак.

2021 елның 14 маенда 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе гражданнарны бергәләп кабул итә.


29
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, 29 апрельдә, бөтен ил буенча Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына багышланган «Җиңү диктанты» Бөтенроссия акциясе узды. Тарихи чарага чүпрәлеләр дә кушылды.
 

28 апрель көнне Алешкин-Саплык мәдәният йортында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына һәм Чуваш язуының барлыкка килүенең 150 еллыгына багышланган «Талантлар үсеше» балалар–яшүсмерләр фестивале булып узды.

«Демография» милли проектының «өлкән буын» проектын тормышка ашыру кысаларында, Чүпрәле муниципаль районындагы «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге тарафыннан 2021 елның 1 апреленнән авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк һәм ялгыз яшәүче затларны диспансеризация үткәрүгү китерер өчен транспорт белән тәэмин итү яңадан торгызылды.

Чүпрәледә оешма-учреждениеләр арасында ирләр һәм хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча район чемпионаты тәмамланды.

«Бердәм Россия» партиясе шахмат зоналарнын ачу проектын тормышка ашыру кысаларында Яңа Уби төп гомуми белем бирү мәктәбе дә шахмат җыелмасы алды.

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 8 нче районара инспекциясе 2021 елның 30 апреленнән дә соңга калмыйча физик затларга 2020 елда алынган керемнәр турында хисап тотарга кирәк икәнлеген искә төшерә.

Быел безнең районда җәмәгать пространстволарын үстерү программасын гамәлгә ашыру кысаларында «Дачный» бистәсендә «Дуслык» паркын төзү планлаштырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International