Халык санын алуның яңа сроклары - 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр

2021 елның 20 августы, җомга

   Исегезгә төшерәбез, быелның унбишенче октябреннән ундүртенче ноябренә кадәр илебездә чираттагы Бөтенроссия халык санын алу үтәчәк.

  Анда катнашу өчен өч ысул каралган: дәүләт хезмәтләре порталында анкетаны мөстәкыйль тутырырга, өйгә килгән исәпкә алучы сорауларына җавап бирергә мөмкин, шулай ук исәпкә алу участогына барып үтәргә мөмкин.

   Сез нинди генә ысулны сайламасагыз да, исәпкә алуда катнашу - ул сезнең зур һәм уртак эшкә, киләчәк булдыруга керткән өлешегез!

   Халык санын алу барышында җыела торган барлык мәгълүмат конфиденциаль һәм ышанычлы якланган. Җаваплар  бары тик сезнең сүзләргә таянып кына языла, бернинди документлар да таләп ителми. Тулырак мәгълүмат - ВПН-2020 | Бөтенроссия халык санын алу сайтында https://www.strana2020.ru/ адресы буенча урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International