Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, 2021 елның 21 августында төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгыр көтелә, яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Ниндидер бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.