Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне кысаларында «Созидание» яшүсмерләр клубында Чүпрәле районының яшь гражданнарына паспортлар тапшырылды.
Тантанада район башлыгы Марат Гафаров, Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге начальнигы Раил Гатауллин катнашты.
Җитәкчеләр кулыннан Айнур Галимов, Ангелина Долгова, Алисә Захарова, Лия Тимошкина паспорт алды.
Кунаклар балаларны тормышларында мөһим документ алу белән котладылар һәм бүгенге көннән алар бөек ил гражданнары булып торалар, дип билгеләп үттеләр.
Бәйрәм хөрмәтенә Ксения Захарова һәм Регина Рәкыйпова башкаруында Ватан турында җырлар яңгырады.